Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2018, 13:30

Инвалидлыкны нигә алганнар?

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Рафаэль Яппаров район хакимиятендә гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә нибары җиде кеше килде. Һәрберсе үзенең проблемасы белән мөрәҗәгать итә, ләкин хәл ителәсе мәсьәләләр күпләргә кагыла.
- Операциядән соң мин Ишле дәваханәсенә йөрдем. Монда яхшы белгечләр эшли, әмма медицина аппаратурасы җитешми. Район дәваханәсендә дә шундый ук хәл. Шуның аркасында тикшеренүгә язылу вакыты үтәлми, - дип сөйли бер ир.
Яшь аналар инвалидлык төркемен билгеләү буенча мөрәҗәгать иттеләр. „Нигә баланың инвалидлык төркемен алганнар?” - дигән бер үк сорауны бирделәр.
Кабул итүдә катнашкан Башкорстан Республикасы буенча Төп медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе урынбасары Роза Бакиева тикшеренү нәтиҗәләре белән танышканнан соң, аңлатмалар бирде.
- Кызның йөрәгенә операция ясалган һәм ул уңышлы үткән, дефект ябылган. Хәзер аның йөрәге тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә сәламәт кешенекеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Инвалидлык төркеме аңа адаптация үтү чорында билгеләнгән булган, - дип дәлилләде белгеч, бер хатынның соравына җавап биргәндә.
Килүчеләр Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендәге табибларга кабул итүгә эләгү авыр булуга зарландылар.
- Әгәр Талбазы табиблары чирлеләргә яхшы мөнәсәбәттә булсалар, шәһәрдә исә тупаслык белән очрашасың. Безнең кебек авыл кешеләре аларга кирәкми. Көн буе чиратта утырырга була. Башкала табибларының гади авыл кешеләренә игелекле, игътибарлы булуын телибез, - диде Талбазы авылыннан бер пенсионер.
Талбазы авылында яшәүче хатын-кыз эшкә сәләтсез авыру туганын интернатка урнаштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Аның казна йортына барасы килми, әле ул ул мич ягып җылытыла торган йортта берүзе яши.
- Сез аның ышанычлы вәкиле һәм авыру кеше өчен җавап бирәсез, аның гамәлләре өчен дә, - диде Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары. - Дөрес хәл итәргә кирәк булачак!
Рафаэль Гали улы гражданнарны кабул иткәндә ышанычлы вәкилнең чирле өчен җаваплы булуы хакында берничә тапкыр искәртте. Мәсәлән, авыру баланы вакытында тикшеренүгә йөртергә, дәваларга кирәк. Ата-аналарга үзенчәлекле балаларны карау җиңел түгел. Ярдәмгә мохтаҗ кешенең сәламәтлеге өчен җаваплы булганда төшенкелеккә бирелергә ярамый.
Гражданнарны кабул итү белгечләр катнашлыгында сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча үтте. Алар мөрәҗәгать итүчеләргә тулы аңлатмалар, консультацияләр бирде. Ихтирамлы, аңлаешлы, компетентлы! Медицина учреждениеләре табиблары авыруларга һәрвакыт шундый яхшы мөгамәләдә, ярдәм итәргә әзер булсыннар иде.
.
Читайте нас: