Бөтенебез дә яраткан гап-гади кабыклы бәрәңге. Ул кан басымын нормальләштерергә ярдәм иткән калий белән магнийга бай. Моннан кала, уртача зурлыктагы бәрәңгедә калорий бары тик – 150–160 ккал. Чистартылмаган бәрәңгене суда йә томалап пешерегез. Йогырт салып ашасагыз, икеләтә файдалы булачак.
Көн саен 1 порция сөт продукты кулланган кешенең онытканда бер йогырт ашаган кешегә караганда 11% ка азрак кан басымыннан интегә. Көнне сөттә пешкән ботка, майсыз кефир һәм смузи ясаудан башлагыз.
Австралия тикшеренүләре күрсәткәнчә, натураль какао порошогы булган ризыклар кан басымын түбәнәйтә. Чөнки составындагы флавоноидлар тамырларның торышын яхшырта. Гарвардта кара шоколадның үзенчәлеген өйрәнгәннәр. Аның гипертониядән файдасы барлыгы ачыкланган. Какаоның калориясе күп. Шуңа күрә көнгә 1 аш кашыгыннан артык кулланырга ярамый.
Кузаклы үсемлек клетчатка, магний һәм калийга бай. Һәр көнне фасоль, борчак яки чечевица ашарга гадәтләнәсез икән, авыруга каршы менә дигән профилактика.
Калий чыганагы. Банан тозның да зыянлы йогынтыларын бетерә ала. Зурларга көн саен 4,7 г калий кирәк. Ә бер бананда киңәш ителгән норманың 12% ы бар. Аны иртән боткагызга салыгыз, йә булмаса түгәрәкләп кискәләп, катырыгыз. Тәмле десерт булачак.