Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 гыйнвар 2019, 12:23

Яшел чәй

Кытай галимнәре, яшел чәйнең ми эшчәнлегенә уңай тәэсир итүен раслаган.

Яшел чәйдәге галлат эпигаллокатехин (EGCG) хәтер югалуга каршы “дару” ролен дә үти ала (Альцгеймер авыруына каршы калкан), фикерләү көчен дә үстерә, ди алар. Чәйнең файдасы берничә айдан соң күзәтелә. Моның өчен көненә ике чынаяктан артыграк яшел чәй эчәргә киңәш итәләр.


Әйткәндәй

Ябыгырга теләүчеләр дә яшел чәйгә “таяна” ала.

Симерүгә каршы көрәштә ул – иң кирәкле эчемлек.
"Яшьлек гәзитеннән" алынды.

Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас: