Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2019, 12:07

Хөрмә нәрсәгә дәва?

Хөрмә ашказаны-эчәк тракты проблемаларыннан коткара, гипертониядән ярдәм итә, аның бөергә таш утыру куркынычы булганда файдасы зур, бәвелне куа.

Онкологик авырулар, үпкә чирләрен кисәтә, картаюдан саклый, нервларны тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта. Хөрмә яратучыларның озаграк яшәве билгеле.
Хөрмәне артык авырлыктан тилмерүчеләр дә курыкмый ашый ала. Баллы булуына да карамастан, аның калориялелеге түбән. Ә менә ашказаны асты бизе эшчәнлеге бозылганда һәм шикәр диабеты булганда хөрмә ашарга ярамый. Өлгереп җитмәгәнендә танин күп, ул авызны бөрештерә. Шуңа мондыен ашказаны һәм эчәклеккә операция ясаткан кешеләргә ашарга ярамый. Эч катудан, геморройдан тилмерүчеләргә дә хөрмә белән мавыгу зыянлы.
"Тәмлетамак" газетасы.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Читайте нас: