Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 март 2019, 11:07

Иң яхшы поликлиникалар

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы иң яхшы поликлиникаларны атады.

Башкортстанның өлкәннәр өчен иң яхшы поликлиникалар арасына Аскын, Баймак, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зилаер, Кушнаренко, Мәсәгут, Раевка, Стәрлебаш һәм Талбазы үзәк район дәваханәләре кергән.
Төбәкнең киңкүләм мәглүмат чаралары хәбәр итүенчә, аларның эшчәнлеге 9 күрсәткеч буенча бәяләнгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы диагноз куюдагы аерма, тиз ярдәм хезмәтен чакырту, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты һәм шулай ук рак һәм туберкулез чирләреннән өзлегү очракларына, табибларга кабул итүгә язылуга, диспансерлаштыру үткәрүгә күпме халык җәлеп ителүенә игътибар иткән.
Бу планда иң начар поликлиникалар исәбенә Үрге Яркәй үзәк район дәваханәсе, Уфаның 8, 10 һәм 12 санлы шәһәр клиник дәваханәләре, Стәрлетамакның 2 санлы шәһәр клиник дәваханәсе, Уфаның 2, 38 һәм 50 санлы поликлиникалары, Балакатай үзәк район дәваханәсе поликлиникалары эләккән. Мәгълүматлар үткән ел йомгаклары буенча китерелә.
Аскын, Архангель, Благовещен, Бүздәк, Зилаер, Кырмыскалы, Мәсәгут, Мишкә, Стәрлебаш, Талбазы үзәк район дәваханәләре балалар өчен иң яхшы медицина учреждениеләре арасында.
Аскар, Бакалы, Балакатай, Иглин, Красноусол, Мәләвез үзәк район дәваханәләре, Уфаның 21 санлы шәһәр клиник дәваханәсе, 4, 5 санлы балалар поликлиникалары начарлар рәтендә.
Бу медицина учреждениеләрен поликлиника һәм дәваханәдә куелган диагнозларның туры килмәве, бер яшькә кадәрге һәм барлык балигъ булмаган балаларга медицина тикшеренүе үткәрүе, бер тәүлеккә кадәрге сабыйларның стационарда, өйдә үлү очраклары, балаларның шикәр авыруыннан өзлегү очраклары, рак, туберкулез авыруларының азган очраклары һәм шулай ук участок педиатрына, тар белгечлекле табибка кабул итүгә язылу күрсәткече буенча бәяләнде.
Поликлиника һәм стационарда диагноз куюда аерма очраклары Илеш районының Үрге Яркәй үзәк район дәваханәсендә (4 процент очракта) күзәтелсә, Дәүләкән (3,1 процент), Балакатай үзәк район дәваханәсенең (3 процент) табиблары кабул иткән карарлар дөрес булмавын хәтерегезгә төшерәбез. Борай, Бөрҗән, Ярмәкәй, Кыйгы, Миякә, Яңавыл районнарында һәм Октябрский шәһәренең 1 санлы дәваханәсендә диагнозларда аерма ноль процент билгеләнгән.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: