Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 март 2019, 14:49

Массаж -бушлай

Медицина күрсәтмәсе булганда массаж, дәвалау физкультурасы һәм башка реабилитация чаралары бушлай үткәрелергә тиеш.

- Бу әле «Спасение-БМСК» Башкортстан филиалына «кайнар линия» буенча килгән сорауларның бик аз өлеше генәме?
-Әлбәттә. Өстәп тагын шуны да әйтәсе килә: авыруның нинди тикшерү үтәргә тиешлеген табиб билгели. Әгәр дә медицина оешмасының ниндидер тикшерү үткәрергә мөмкинлеге юк икән, авыру төзелгән килешүгә ярашлы, андый мөмкинлеге булган башка дәвалау учреждениесенә юнәлтелә. Бу чаралар барысы да авыру өчен бушлай үткәрелергә тиеш. Әгәр дә табиб ниндидер төр хезмәт өчен түләргә тәкъдим итсә, ул авыруга аны мотлак медицина страховкасы программасы буенча закон белән билгеләнгән вакытта бушлай үтә алу мөмкинлеге булуы турында хәбәр итәргә тиеш.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: