Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 март 2019, 11:15

Туберкулезны дәваларга мөмкин!

Табиб-фтизиатрда туберкулез белән авыручы 33 авыргазылы диспансер исәптә тора.

Районда ел саен туберкулезның актив формасы белән авыручы 10-11 кеше ачыклана. Алар барысы да махсус дәвалану ала. Аларның 75 проценты савыга, исәптән төшерелә. Нәтиҗәдә, туберкулез буенча эпидемиологик хәл тотрыклы. Сәламәтлеккә тиешле игътибар биреп, ел саен флюорография үтеп торырга кирәк. Районда яшәүчеләрнең 12 проценты ике ел дәвамында андый тикшеренү үтмәгән.

Бүген бу авыруны уңышлы дәвалап була.


28 мартта 14-15 сәгатьләрдә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үтә.

Сезнең сорауларга 8(34745) 2-15-03 телефоны буенча үзәк район дәваханәсенең табиб-фтизиатры Фәнилә Акбашева җавап бирәчәк.

Фото интернеттан алынды.

Читайте нас: