Барлык яңалыклар

Фельдшер ярдәмгә ашыга

Авылда фельдшер - җаваплылык таләп итүче хезмәт.

Ул район үзәгеннән, димәк поликлиника һәм дәваханәләрдән дә, ерак яшәгән кешеләр сәламәтлеге турында хәстәрлек күрә.
Сәламәтлеге начарланып китсә, авыл кешесе ФАПка килә. Шуңа күрә фельдшер травмотологияне дә, терапияне дә, педиатрияне һәм медицинаның башка өлкәләрен дә яхшы белергә тиеш.
Мостафа авылының ФАП мөдире Альфира Мөхәммәтҗанова тәҗрибәле белгеч. Ул медицина өлкәсендә 26 ел хезмәт салган.
Зур булмаган ФАП бинасында чиста, пөхтә. Кергән җирдә стенага бахилалар белән тартма беркетелгән. Процедуралар үткәрү, яраларны бәйләү өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр бар.
Эше турында Альфира Шәйдулла кызы күп сөйләми.
- Кешеләр белән уртак тел таба белергә кирәк. Тормышта төрле хәлләр, төрле чирләр очрый. Безнең һөнәр ияләренә, медицина белеменнән тыш, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булырга, аларны яратырга кирәк.
Салават медицина училищесын тәмамлаган 19 яшьлек кызның хезмәт биографиясе район үзәгенең хирургия бүлегендә посттагы шәфкать туташы вазифасыннан башлана, аннары Трәпә участок дәваханәсендә эшли. Соңыннан язмыш аны Мостафа ФАПына алып килә, монда җиде ел акушерка булып эшли. Фельдшерлык буенча белемен камилләштергәннән соң Альфира Мөхәммәтҗанова шушы медицина учреждениесен җитәкли. Аңа беркетелгән территориядә (Яңа Мостафа, Мостафа, Сабанчы авыллары) 416 кеше яши. Ул чакыруларга йөри, урында яткан авыруларның өенә барып ярдәм итә, яңа туган сабыйларны карый.
- Җәен авыл кешеләре еш кына бөҗәк, бал кортлары тешләгәннән соң мөрәҗәгать итәләр. Күпләрнең эссе вакытта кан басымы күтәрелә. Өстәвенә, җәйге каникул чорында шәһәрдән балалар кайта. Сыдырылу, җәрәхәтләр булып тора. Талпаннар активлашкан чорда теләгән бар кешегә дә прививкалар ясыйм, - ди медицина хезмәткәре.
Мөдиргә кешеләрне дәвалаудан тыш, кәгазьләр белән эшләү, идән юу, тирә- як ихатаны төзекләндерү, чәчәкләрне тәрбияләү кебек җыештыручы эшләрен дә башкарырга туры килә.
Альфира Шәйдулла кызының гаиләсе - ныклы терәге. Ире Галимьян белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән кызлары Ильнара юридик факультет тәмамлый. Уртанчысы Ильмира әнисе юлыннан киткән. Медицина университетының I курсында укып йөри. Ике кыз да мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган. Кечесе, Азалия, әле мәктәптә белем ала.
Без бу ак халатлы мөлаем хатын белән озак әңгәмәләшер идек. Ләкин аның мобиль телефонына шалтыраттылар. Фельдшер, килүчеләр өчен ФАП ишегендә язу калдырып, автомобиленә утырып, чираттагы авыруга ярдәмгә ашыкты.
Читайте нас: