Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2019, 11:31

Инвалидлык алу тәртибе үзгәрде

Башкортстанда медицина-социаль экспертизалар бюросына гаризалар бирү тәртибе үзгәрде.

Элек инвалидлык алу өчен Уфа шәһәрендәге республиканың медицина-социаль экспертизалар бюросына гариза бирергә кирәк иде. Хәзер пациент беркетелгән поликлиника, стационар табиблары инвалидлык алу өчен кирәкле документларны үзләре җыярга тиеш. Бюрога документлар электрон төрдә бирелә. Барлык тикшерүләр дә яшәгән яки дәваланган урында үткәрелергә тиеш.
Яңа кагыйдәләр буенча экспертиза актының һәм аны үткәрү протоколының күчермәләренә запросны электрон төрдә дәүләт хезмәтләре порталын аша җибәрергә булачак. Бу мөмкинлек 1 октябрьдән барлыкка килә.
С.БЕЛЯЕВ.
Читайте нас: