Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2019, 12:04

Биш хәвефле эчемлек

Табиблар эчәргә ярамаган эчемлекләрне атады. Бу исемлектә беренче - пакетлы чәй.

Роскачество хезмәткәрләре аның 48 төрен тикшергән. Шуларның 11ендә эчәк таякчыгы, кайберләрендә күгәрек эзләре дә табылган.
Икенче урында составында "тиз" углеводлар булган газлы эчемлекләр тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы татлы газлы эчемлекләрне балаларда симерүнең төп сәпчесе дип саный. Табиблар аның татлы булмаганын да эчәргә киңәш итми. Аның составында булган углекислоталы газ ашказанның лайлалы тышчасын ярсыта, кислотаның бүленүен арттыра, эчәк трактының күбенүенә, аның моторикасын боза. Өченче - эри торган кофе. Озак эшкәртелү сәбәпле, анда файдалы матдәләр бик аз кала. "1дә3"кофесе дүртенче урында. Белгечләр бу эчемлектән бөтенләй баш тартырга киңәш итә, чөнки анда шикәр бик күп. Исемлекнең азагында - пакетлы сутлар. Диетологлар аны татлы газлы су белән чагыштыра.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.
Фото Интернеттан алынды
Читайте нас: