Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2019, 12:07

Кан басымын төшерүче азык-төлек

Галимнәр кан тамырлары торышына уңай йогынты ясаган азыкларны ачыклаган.

Алар рационда составында калий булган ашамлыклар күбрәк булырга тиеш дип исәпли.Ә ул брокколи, банан, чикләвек, балык, авокадо һәм тавык итендә бар. Кан басымына магнийлы азык-төлек тә уңай тәэсир итә. Ул яфрак яшелчәләрдә,балыкта, соры дөгедә, иттә, сөт продуктларында була. Тикшеренүчеләр бөер авырулы кешеләргә калийлы азыкны артык кулланмаска киңәш итә.
Гипертонияне физик активлык ярдәмендә җиңеп була.Спорт белән шөгыльләнү кан тамырлары һәм йөрәккә файдалы.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: