Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 июль 2019, 10:02

Табибларга өстәмә түләү

Башкортстанда 1 июльдән пациентта беренче һәм икенче стадиядәге онкологик авыру ачыклаган табибларны стимуллаштыру турында хөкүмәт карары көченә керде. Һәр беренче ачыкланган, табиб-онколог раслаган яман шеш өчен табибларга биш меңнән дә ким булмаган түләү каралган.

2017 елда Башкорстан онкологиядән үлем очаклары арткан 30 төбәк исемлегенә керде. Республикада 100 мең халыкка онкология авыруы булган 334,2 очрак (бу үткән ел белән чагыштырганда 6,9 процентка күбрәк) теркәлгән. „Сәламәтлек” фонды мәгълүматлары буенча, 46 процент очракта чир соңгы стадиядә билгеләнгән.
Бүгенге көнне район буенча табиб-онкологта 633 кеше исәптә тора.
2018 елда 121 авыру теркәлгән. Беренче стадиядә 26 кеше исәпкә алынган, икенче - 30, өченче - 38, дүртенче - 25.
Быел исәпкә алынган 25 пациентның тугызында беренче стадия, 14ендә икенче стадия.
- Әгәр чир беренче һәм икенче стадиядә ачыкланганда аны дәвалап савыктырырга мөмкин. Нәкъ шуның өчен иртә диагноз кую мөһим, -ди Талбазы район үзәк дәваханәсенең табиб-онкологы Илсур Сәетгалиев.
Читайте нас: