Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 сентябрь 2019, 01:46

Беренчел звено медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр тәгаенлиләр

Беренчел звено медицина хезмәткәрләренә федераль өстәмә түләүләр тәгаенлиләр.

Русия Президенты Владимир Путинның Русия Хөкүмәтенә тиешле йөкләмәсе турында рәсми документ бүген Кремль сайтында басылды.
1 ноябрьгә кадәр министрлар кабинеты беренче ярдәм күрсәткән оешмаларның медицина хезмәткәрләренә айлык өстәмә түләүләр билгеләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш, дип хәбәр ителә.
Шушы вакытка кадәр медицина эшчәнлеген лицензияләү тәртибе камилләштерелергә, шулай ук Русия субъектлары властьларының медицина оешмасы булдыру яки аның эшчәнлеге юнәлешен үзгәртү турында карарларны алдан килешү процедурасы кертелергә тиеш.
Моннан тыш, 1 октябрьгә кадәр хөкүмәткә медицина вузларын тәмамлаучылар дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләренә өч ел буена тәҗрибәле белгечләр контроле астында эшчәнлек алып барсын өчен «яш белгеч» һәм «табиб-остаз» төшөнчәләрен закон ягыннан ныгытырга кирәк.
Быел июльдән Уфаның ашыгычч ярдәм хезмәткәрләренә эш стажы өчен өстәмәләр билгеләнде. Тиз ярдәмдә 3-5 ел өзлексез эш стажы өчен окладка — 20%, 5-7 ел — 40%, 7 елдан артыграк — 65%. Ягъни, әгәр бүген фельдшерның оклады 11 мең сум тәшкил итсә, өстәмәнең максималь суммасы 7 мең сумнан чак кына күбрәк була.
Республика ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы станциясе профкомы рәисе Илзирә Усманова сүзләре буенча, бу — зур җиңү.
«Кешеләрнең ашыгыч ярдәмдә эшләү өчен стимулы барлыкка килде, бу акча аларга ай саен түләнә», — диде Илзирә Усманова.
http://www.bashinform.ru/news/1348999-medrabotnikam-pervichnogo-zvena-naznachat-federalnye-doplaty/
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: