Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 сентябрь 2019, 14:16

Республикага гриппка каршы яңа вакцина кайткан

Республикада 4 сентябрьдә Бөтенрусия халыкны гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе старт алды.

Бүген сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин республикага гриппка каршы яңа вакцина кайтуы турында белдерде.
- Бездә 4 сентябрьдә Бөтенрусия халыкны гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе старт алды. Вакцина федераль акчалар хисабына килде. Ул яхшы сыйфатлы, өстәмә реакцияләре юк. Без республика халкының 45 процентына прививка ясарга планлаштырабыз.
Бу - 1,8 миллион өлкән кеше һәм 400 мең бала. Беренче чиратта бу процедураны үпкә авыруларыннан интегүче балалар, 60 яшьтән өлкән кешеләр узачак. Шулай ук, беренчеләрдән булып бездә социаль өлкә: мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә прививка ясалачак.
Һәркемгә прививка ясатырга тәкъдим итәм, вакциналар медицина учреждениеләренә таратылды. Бездә һәр муниципалитетта махсус бригадалар булдырылды. Алар - барлыгы 813. "Сәламәт поезд - сәламәт төбәк" акциясе кысаларында эре торак пунктларга чыгу да планлаштырыла, - диде Максим Забелин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/privivka-yasatyrga-lgeregez./
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: