Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2019, 11:37

Республикада инвалид балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар тапшыру өчен гаризалар кабул итү башланды

Башкортостанда инвалид балаларны реабилитацияләүгә акчалата сертификатлар тапшыру өчен гаризалар кабул итү башланды.

Башкортостанда инвалид балаларны реабилитацияләүгә акчалата сертификатлар тапшыру өчен гаризалар кабул итү башланды. Хәтерегезгә төшерәбез, сертификатлар бирү механизмы соң республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкарыучы кушуы буенча әзерләнде.
Сертификатның хакы — 41 722, 59 сум. Аны теләсә нинди шифаханәдә яки реабилитация үзәгендә 14 яшкәчә мөмкинлекләре чикле балаларны дәвалау һәм реабилитацияләү өчен файдаланырга мөмкин. Моның өчен Башкортстан бюджетыннан 63 миллион сум бүленде.
Сертификатларны Республика халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге бирә. Гражданнарга уңайлы булсын өчен сертификат тапшыру тәртибе буенча кулланма әзерләнде. Сертификатны 2 ай эчендә файдаланырга кәрәк.
http://www.bashinform.ru/news/1351821-v-bashkirii-nachalsya-priem-zayavleniy-dlya-vydachi-sertifikatov-na-reabilitatsiyu-detey-invalidov/
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%A0%D0%B5%D0%B0%D0%B1%D0%B8%D0%BB%D0%B8%D1%82%D0%B0%D1%86%D0%B8%D1%8F%20%D0%B4%D0%B5%D1%82%D0%B5%D0%B9%D0%B8%D0%BD%D0%B2%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%B4%D0%BE%D0%B2&from=tabbar&pos=21&img_url=http%3A%2F%2Fcsridi.ru%2Fsites%2Fdefault%2Ffiles%2Fimages%2F2_0.jpg&rpt=simage
Читайте нас: