Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2019, 18:11

Тиз арада ябыгырга телисезме?

Углеводларны май, аксым һәм су белән алыштыру авырлык кимүгә генә түгел, аппетит кимүгә дә китерә икән.

АКШ галимнәре ябыгырга ярдәм итүче гап-гади серне ачыклаган.
Бу хакта Интертат.татар сайты хәбәр итә.
АКШның милли медицина китапханәсе белгечләре ачыклаганча, чын-чынлап ябыгырга шикәрдән баш тарту гына ярдәм итәчәк.
Углеводларны май, аксым һәм су белән алыштыру авырлык кимүгә генә түгел, аппетит кимүгә дә китергән. Чөнки шикәр ашаган очракта канда аның күләме кисәк арта, ә ашамасаң, кисәк төшә. Бу ашыйсы килүне арттыра. Шикәр ашамаган очракта исә канда шикәр күләме стабиль тора.
"Гади генә әйткәндә, углеводларны киметү автопилотта ябыгуга китерә, башка берни эшлисе түгел", - дип белдергән галимнәр.
Углеводларны көненә 25 граммнан арттырмаган пациентлар атнасында дүрт килограмм авырлык ташлаган.
чыганак: матбугат ру
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: