Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2019, 11:30

Башкортстанда яңа ФАПлар барлыкка киләчәк

Башкортстанда күп санда медицина учреждениеләре барлыкка киләчәк.

Федераль бюджет хисабына алты фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Алар Сибай, Туймазы, Баймак, Зилаир, Дүртөйле һәм Ишимбай районнарында булачак.
-Моннан тыш, киләсе елда авария хәлендәге 72 ФАП төзекләндереләчәк, тагын 13 пункт кулланышка тапшырылачак, дип хәбәр итте Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Шушы көннәрдә Күгәрчен районының Теләүембәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны төзү өчен акчалар «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль программасы буенча бүлеп бирелде. Әлеге программа буенча республикада быел дүрт ФАП төзелгән, якындагы өч елда тагын сигезе башка районнарда төзеләчәк. Яңа фельдшер-акушерлык пунктында: көтү залы, кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, медицина персоналының ял бүлмәләре, дарулар саклау, хуҗалык блогы, салкын тамбур, санузел каралган. Анда шулай ук кайнар су, канализация, интернет, телефон элемтәсе үткәрелгән, пункт тирә-ягы төзекләндерелгән.
Фото: https://vk.com/ometufa?z=photo551530297_457245505%2Fwall-35371039_13282
Читайте нас: