Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2019, 11:15

Ашыгыч ярдәм табибларына 500 мең сум

2020 елдан башлап Уфада ашыгыч ярдәм табибларына торак сатып алуда ярдәм итәчәкләр.

Уфада ашыгыч ярдәм табибларына һәм фельдшерларына торак сатып алуда ярдәм итәчәкләр. Компенсация түләүләрен бирү тәртибе турында шәһәр Советы утырышында башкала хакимияте эшләре идарәчесе Әлфирә Бакиева сөйләде.
Программа нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң ашыгыч медицина ярдәменә эшкә кергән хезмәткәрләр торак сатып алу өчен түләүләр алачак. Табибларга 500 мең сум, фельдшерларга 350 мең сум түләячәкләр. Түләү биш ел эшләү дәверендә өч тапкыр: 36, 48 һәм 60нчы айларда бүленеп түләнәчәк.
Программада катнашучылар ашыгыч медицина ярдәмендә 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр эшләргә һәм максатчан укыту белән бәйле йөкләмәләргә ия булырга тиеш түгел.
Компенсацияләр ашыгыч ярдәм хезмәтендә кадрлар дефициты проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк дип көтелә.
Читайте нас: