Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2020, 11:20

Барыбызга да сак булырга кирәк!

Уфа аэропортына төшүче барлык самолетларны Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерә, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Имин булмаган төбәкләрдән кайтучы барлык пассажирлар тепловизорлар белән тикшерелә.
- Барыбызга да сак булырга кирәк. Бу һава-тамчы юлы белән йогучы типик вируслы инфекция. Югыйсә, башта Кытайдагы хезмәттәшләребез аның кешедән кешегә йогуын инкарь итсә дә. Соңгы тикшерүләр инфекциянең кешедән кешегә йогуын исбат итте, - дип хәбәр итә Роспотребнадзор хезмәткәре Олег Мәүлетов.
Ухань базарында булмаган 15 медицина хезмәткәренең инфекция йоктыруы билгеле.
Роспотребнадзор вәкиле билгеләвенчә, авыруның авыр һәм үлем белән тәмамланган очраклары югары. Ә кайбер очракларда Ухань кешеләренең бу инфекцияне җиңел формада, аяк өстендә үткәрүе дә билгеле.
Кытайдан кайтучыларны югары температура сагайтырга тиеш.
Ярты елдан соң бу авырудан вакцина булырга тиеш. Әле авыруны ачыклау юллары билгеле.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кытайда коронавирус белән авыручылар саны 2,8 меңгә җиткән, 81 кеше үлгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Baribizga-da-sak-bulirga-kir-k-95415/
Читайте нас: