Башкортстанның Салават районында ОРВИ авыруы арту сәбәпле, ике мәктәп карантинга ябылды. Малояз үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә, Мөрсәлим урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларның 135 укучысыннан, дүшәмбе көнне 34 кеше дәресләрдә булмаган, Нәсибаш урта мәктәбендә - 51 укучының 27се дәрескә килмәгән. ОРВИ авыруы арту сәбәпле, әлеге мәгариф учреждениеләренең башлангыч сыйныфларында 3 февральгә кадәр дәресләр туктатылды.