Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 гыйнвар 2020, 11:20

Коронавирус таралуны кисәтү чаралары турында киңәшмә узды

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда коронавирусның яңа төре белән килеп чыккан пневмония белән авыручыларның гомум саны 5974 кешегә җиткән.

Русиядә коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары турында киңәшмә үтте.

Владимир Путин Русия территориясендә коронавирус таралуны кисәтү чаралары турында киңәшмә уздырды. Очрашуда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм "Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова катнаштылар.

2019 елның декабрь ахырында Кытай хакимияте Ухань шәһәрендә билгесез рәвештә пневмония кабынуы турында хәбәр итте. Экспертлар алдан ачыклаганча, авыруның сәбәпчесе яңа төр коронавирус – 2019-nCoV булган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда коронавирусның яңа төре белән килеп чыккан пневмония белән авыручыларның гомум саны 5974 кешегә җиткән, аларның 132се үлгән. Гонконг, Макао, Тайвань, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, Вьетнам, Сингапур, Непал, Малайзия, Австралия, АКШ, Канада, Франция һәм Германиядә зарарлану очраклары теркәлгән.

Ил Президенты бүген бу тема тирәсендә килеп туган хәлне бәяләү, нинди чаралар күрелү, хөкүмәт ничек итеп якын арада эшләргә ниятләве турында белеште.

— Илебездә без ел саен пневмониядән дә, грипптан да кешеләрне югалтабыз. Шуңа күрә биредә безнең алда уртак бурыч – бу югалтуларны киметү һәм бездә мондый хәл булмасын өчен барысын да эшләү.

Яңа коронавируска килгәндә, аның үзенчәлекләре турында сорау да булды: без бу афәткә ни дәрәҗәдә әзер?

- Хөкүмәт, Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Роспотребнадзор"ның хезмәте әлеге хәлләрнең илебезнең халкы өчен көтелмәгән хәл булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәгенә ышанам, — диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: