Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2020, 11:40

Роспотребнадзор Башкортстанда грипп һәм ОРВИ эпидемиясенең башлануы турында хәбәр итте

Роспотребнадзорның республика буенча идарәлеге Башҡортостанда грипп һәм ОРВИ эпидемиясенең башлануы турында хәбәр итте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, елның бишенче атнасында, 27 гыйнвардан 2 февральгә тиклем республикада 27 469 кеше грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләп киткән, аларның 69,8% – балалар.
Республика халкы арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләү эпидемия чигенән 35,6% югарырак. Моннан алдагы атна белән чагыштырганда ул 31,3% артҡан, тип хәбәр итте ведомство. Мәктәп йәшендәге балалар араһында эпидемия чиге 31,9% күтәрелгән.
Узган атнада Уфада 7 640 кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән, шул исәптән балаларда – 4 526 очрак. Алдагы атна белән чагыштырганда авырулар саны 13% арткан. Чирнең эпидемия чиге өлкәннәр арасында – 23,1%, 7-14 яшьлекләрдә 16,6% артуы күзәтелә.
Эпидемия мизгеле башлануга бәйле Роспотребнадзор идарәлеге шәхси саклану чаралары хакында хәтергә төшерә. Кеше күп җыелган урыннарга һәм җәмәгать транспортында йөрү ваҡытын киметергә, битлек кияргә, чирлеләр белән тыгыз аралашмаска, кулны сабынлап юарга, танау куышлыгын чайкатырга, бүлмәне даими җилләтергә, тузанны юеш чүпрәк белән сөртеп алырга, С витамины булган азыҡларга өҫтенлек бирергә, сарымсак һәм суган кушылган ризыкларны мөмкин кадәр күбрәк ашарга. Иммунитетны күтәргән препаратлар ҡулланырга, иң яҡшысы – табип киңәше буенча. Гаиләдә яки эштә грипп белән авыручылар булса, табиб белән киңәшләшеп, вируска каршы препаратлар кабул итә башларга мөмкин.
Читайте нас: