Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 март 2020, 11:15

Коронавирус: яңа корпус булачак, тест-системалар кайтты

Уфада йогышлы авырулар дәваханәсенең тагын бер корпусын төзергә исәп тоталар. Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров дәваханә эшчәнлеге белән танышканда белдерде.

Йогышлы авырулар дәваханәсе күп авыруларны сыйдырырлык булырга тиеш. Андрей Назаров дөньяда коронавирус белән бәйле хәлнең яхшы булмаган сценарий буенча үсешүен, күбрәк илләргә тарала баруын билгеләде.
Баш табиб Радик Галимов белдерүенчә, әле ультратавыш һәм рентгенология тикшеренүләре өчен күчмә аппаратлар җитешми. Бу җитешсезлекнең тиз арада компенсацияләнәчәге билгеле булды. Вице-премьер билгеләвенчә, хәвеф зонасын һәм йөкләнешне исәпкә алып, медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне дә карарга кирәк.
Башкортстанга коронавирусны билгеләү буенча тест-системалар да кайтарылды. Аларны Новосибирск галимнәре уйлап тапкан һәм эшләгән. Тест ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсе сигез сәгатьтән билгеле була. Белгечләр 400 материал тикшергән, алар арасында коронавирус ачыкланмаган. Бер үк вакытта тикшерү өчен материаллар Новосибирскига юнәлтелә, шулай итеп табиблар коронавирусның булуы яисә булмавы турында ике нәтиҗә ала.
Фото: “Башинформ”.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-ya-a-korpus-bulachak-test-sistemalar-kaytti-156266/
Читайте нас: