Барлык яңалыклар

Башкортстан – беренчеләр исәбендә!

Бүген Уфада COVID-19 реконвалесцент донорыннан беренче иммун, амотосаленом һәм ультрафиолет белән патогенредуцияләнгән А плазма әзерләделәр.

Республика кан күчерү станциясе Башкорт дәүләт медицина университеты белән берлектә яңа коронавирус инфекциясе белән авырып терелгән донор-реконвалесцентлар базасы булдыру буенча эш башлады.
Вакцина эшләнү дәрәҗәсендә генә булган әлеге шартларда мондый плазма күчерү коронавирус белән авыручы авыр хәлдәге пациентларны дәвалауның нәтиҗәле альтернативасы булып тора.
Русиядә коронавирус кичергән пациентларның плазмасын беренче тапкыр беричә атна элек Мәскәүнең Склифосовский исемендәге Ашыгыч ярдәм фәнни-тикшерү институтында, Гаврилов исемендәге Кан үзәгендә, Давыдовский исемендәге шәһәр клиник дәваханәсендә һәм 52нче клиник дәваханәсендә куллана башладылар. Русия субъектлары арасында Башкортстан COVID-19 реконвалесцент донорыннан плазма әзерләүче беренчеләрнең берсе булды.
Инфекция кичергән кешенең организмы антитәнчекләр булдыруы билгеле. Бу аңа инфекцияне җиңәргә ярдәм итә. Бу респиратор инфекцияне кичергән кешеләр аннан иммунитет булдырды. Алардан алынган плазма, гади донорлардан аермалы буларак, бу вируска каршы антитәнчекләрнең югары титрына ия. Коронавирустан нәтиҗәле дарулар булмаган шартларда плазма күчерү авыр хәлдәге пациентларга чирдән тернәкләнү мөмкинлеге бирә.
– Авырудан терелгән һәммәсен плазма тапшырырга чакырабыз. Күптән түгел расланган ковид-19 кичергән кеше терелгәннән соң, бер айдан иммун плазмасы доноры булырга һәм кеше гомерен коткарырга мөмкин, – ди Республика кан күчерү станциясенең баш табибы Рамил Хәмитов.
Шулай ук Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында мобиль күчмә кан әзерләү комплексы булдырылган.
Плазма тапшырырга язылу өчен телефон: 8 927 089 89 02.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Читайте нас: