Барлык яңалыклар

Коронавирусны күпме кеше йоктырган?

7 май мәгълүматларына ярашлы, республикада 1243 яңа коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән. Соңгы тәүлектә таҗлы вирус тагы 83 кешедә табылган. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгының брифингында әйтелде.

Башкортстан стационарларында бүген барлыгы 391 кеше дәвалана. 26 COVID -19 йоктыручының хәле авыр дип бәяләнә, шуларның 16сы – ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган. 72 кеше савыгып чыккан. Үлем очраклары теркәлмәгән.

Коронавирус йоктыручыларны барлыгы 40 стационарларда дәвалыйлар. Төбәкнең шәһәр һәм районнары статистикасын караганда, шундый картина килеп туган:

Иң күп пациентлар бүген БДМУ клиникасында (Уфаның элекке 6 санлы дәваханәсе) дәвалана (73 кеше), Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә һәм Нефтекаманың шәһәр хастаханәсендә 32шәр пациент ята. Уфаның 8 санлы дәваханәсендә 29 коронавирус йоктыручы дәвалана. Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә – 27 кеше.

Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсендә COVID -19 белән 26 кеше ята, 5 санлы дәваханәдә – 20. 18-1 дәваханәдә – 19 кеше әлеге мәкерле чир белән көрәшә. Бөре үзәк район дәваханәсе 12 пациентны кабул иткән.

Дим бистәсендәге клиник дәваханәдә, Салават шәһәр хастаханәсендә, Стәрлетамакның 2 һәм 4 санлы дәваханәләрендә, Күмертау үзәк шәһәр хастаханәсендә, Чишмә район дәваханәсендә 8әр кеше ята.

Туймазы, Исәнгул, Белоретта – 7шәр пациент, Мәләвез үзәк дәваханәсендә, Стәрлетамакның тире-венерологик диспансерында һәм йогышлы авырулар хастаханәсендә, Октябрьскийның 1 санлы дәваханәсендә COVID -19 белән 5әр пациент теркәлгән.

Сибайда 4 кеше дәвалана, Калтасы, Югары Яркәй һәм Кырмыскалы үзәк район дәваханәләрендә 3әр авыру дәвалана. Яңавыл, Благовещенск, Баймак һәм Аскын үзәк район дәваханәләрендә 2шәр пациент бар.

Республиканың онкология диспансерында, психиатрик дәваханәсендә, Уфаның 13 һәм 21 санлы хастаханәләрендә, Дәүләкән, Кушнаренко, Краснокама, Мәсәгуть, Мишкә һәм Учалы район дәваханәләрендә 1әр COVID -19 йоктыручыны дәвалыйлар.

Фото ачык чыганактан алынды.

Читайте нас: