Барлык яңалыклар

Кыйммәтле ризык

Ревень безнең организм витаминнарга язгы кытлык кичергән мәлдә, бик вакытлы өлгерә.

Анда алма, лимон, кузгалак, аскорбинкадагы кебек органик кислоталар, каротин, тиамин һәм калий, кальций, магний, фосфор, тимер кебек минераль тозлар бар.
Үзегезгә көч-куәт өстәргә, эчәк-ашказаны эшчәнлеген көйләргә, фигурагызга үзгәрешләр кертми генә ширбәт белән сыйланырга телисезме? Алайса, кабыгын әрчеп, аның әчкелтем алма тәме чыккан яшь сабакларын авыз итеп карагыз. Яки аларны турап, сут, компот, кисель әзерләргә, салатка, ашка, коймакка өстәргә, кышкылыкка джем я цукат итеп эшкәртергә була. Ревень тиз пешә, аны кайнау температурасына гына җиткерергә кирәк. Өзеп алгач, ике көннән артык саклап булмый.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: