Икәвендә коронавирус диагнозы расланган. Алар инфекция боксларына урнаштырылган һәм дәвалау тәгаенләнгән. Тагы 68 Үзбәкстан кешесе үзләре яшәгән юл буе кунакханәсендә изоляциядә. Алардан анализ алынган.
Хәзер районның шушы теплица хуҗалыгында эшләгән кешеләре ачыклана. Алар коронавируска анализ тапшырырга һәм ике атнаны изоляциядә үткәрергә тиеш.