. Менә шушы "зәһәр" үсемлек кеше өчен дә, кош-корт, мал-туар өчен дә файдалы. Элек-электән авыл кешесе бәбкә-чебешләр зәгыйфьләнсә, аңа тизрәк кычыткан яфрагы ваклап ашаткан. Кешеләр исә үзләре дә кычыткан белән "мең дә бер" чирдән дәваланганнар. Әле хәзер дә табиблар кан китү, төзәлми торган җәрәхәтләр, озакка сузылган йөткерү һ. б. бик күп авыруларга каршы кычытканның яфрагыннан, тамырыннан, чәчәгеннән, орлыгыннан төрле төнәтмәләр ясап эчәргә тәкъдим итәләр.
Кычытканда С витамины, каротин һәм кеше организмы өчен кирәкле башка күп төрле матдәләр бар. Шуңа күрә аны авыргач кына түгел, әледән-әле файдаланырга кирәк. Моның өчен кычытканны май, июнь айларында, иң өстәге 3-4 яфрагын кертеп, сабагы белән җыялар. Яшьрәк чагында тамыры белән җыйсаң да ярый.