Барлык яңалыклар

Тузганакның яз яисә көз җыелган тамырыннан төнәтмә ясыйлар

Тузганак, шифалы үлән буларак, борынгыдан дөньяның күп илләрендә киң кулланыла.

. Ул күп төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланыла, үсемлекнең тамыры һәм яфракларыннан ясалган төнәтмә аппетитны яхшырта, эч катканда кулланыла, үт кудыруда да, сөт бүленеп чыгуда да уңай йогынты ясый. Бавыр, бөер авыртканда, буыннар сызлаганда, геморрой, азканлылык булганда тузганак чәчәге суын кулланалар.
Әлеге үсемлекнең яз яисә көз җыелган тамырыннан төнәтмә ясыйлар. Бер бал кашыгы вакланган тамырны чәй кебек пешерәләр. Бер стакан төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә эчәләр.
Тузганак чәчәге суын ничек хәзерлиләр соң? Чәчәкләрне сабаксыз җыялар да (аны юмыйлар), сок чыгаргычтан үткәрәләр. Барлыкка килгән суны 15 минуттан артык сакларга ярамый.
Читайте нас: