Барлык яңалыклар

Авыручылар саны арта

Башкортстанда коронавирус йоктыруның 81 яңа очрагы ачыкланган.

Чир йоктыручыларның гомум саны 2683 кешегә җитте.
Төбәктә коронавируска 188 255 кеше тикшеренү үткән.
882 кеше савыккан, 800 кеше стационарда дәвалана. Шуларның 35е авыр хәлдә. ИВЛ аппаратында – 8 кеше. Вирустан үлүчеләр соңгы тәүлек эчендә теркәлмәгән.
Русиядә COVID белән авыручылар саны тәүлегенә 8 599 кешегә артты, 344 481гә җитте, дип хәбәр итә Русиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб.
Читайте нас: