Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 июнь 2020, 11:30

Юкә чәчәген җыяр вакыт җитә

Ул халык медициансында борынгыдан ук кулланыла.

Аңарда эфир мае, гесперидин һәм тилицианин гликозидлары, сапониннар, каротин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, фарнезол бар. Файдасына килгәндә, юкә чәчәге температураны төшерә, ютәлдән булыша, иммунитетны күтәрә, кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә, невроз вакытында тынычландыра, бөердән ташларны чыгара. Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 гр кипкән чәчәккә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр. Йокысызлыктан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yuk-chchgene-1001-faydasy

Читайте нас: