Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 июнь 2020, 11:20

Гаилә белән авырыйлар

Элегрәк кешеләр, нигездә, җәмәгать урыннарында һәм медицина учреждениеләрендә чир йоктырган булсалар, бүген гаилә эчендә бер-берсеннән зарарланулар күзәтелә.

Нигездә, болар – өлкән яшьтәгеләр.

-Инфекция картларны аямый. Бүген без Дагыстандагы кебек үк гаилә белән зарарлану очракларын теркибез. Моңа билгеләрсез узган формадагы коронавирусны алып кайтучы вахтовиклар да сәбәпче булырга мөмкин,- ди бу уңайдан БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, Башкортстанда мәкерле коронавирус инфекциясен җиңү максатында зур эшләр алып барыла: мәсәлән, моңа Уфа янында зур һәм заманча инфекцион үзәк ачылу, дәваханәләрдә сулыш алдыру аппаратлары санын арттыру һ.б. кертергә мөмкин.

Чыганак: БИ.

Читайте нас: