Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2020, 10:15

Министрдан Рәхмәт хаты

Коронавирус пандемиясе вакытында алгы позициядә торган медиклар өчен бар да элеккечә кала. Алар covid-госпитальләрдә икешәр атна дежур торуын дәвам итә. Шуларның берсе - Талбазы үзәк район дәваханәсе инфек-ционисты Надежда Петрова.

Надежда Александровна район-да коронавирус инфекциясе белән көрәшкә юл салучы беренче табиб булды, дип әйтергә мөмкин. Куркыныч шартлардан баш тартмыйча, ул беренче булып covid-19 белән авыручы һәм аңа шик булган авыргазылыларны дәвалый башлады. Бүген 26 яшьлек белгеч үзәк район дәваханәсенең йогышлы авырулар госпиталенә өченче тапкыр вахтага килгән. Табиб «кызыл зонада» госпитальнең барлык медицина хезмәткәрләренә караганда күбрәк, 40 көннән артык эшләгән. Моның өчен район дәваханәсе җитәкчелеге аны „Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министрының рәхмәт хаты“ дигән бүләккә тәкъдим иткән.
Читайте нас: