Белгечләр статистика саннарына карап, COVID-19 белән авырган кешеләрнең 30 процентында киләчәктә үпкәләр фиброзы була дип фаразлый.
Коронавирус кичергән кешеләрнең яртысыннан артыгы гомер буена физик, когнитив һәм психологик җитешсезлекләрдән интегә. Аларның 70 проценты саташып интегергә мөмкин. Ковид белән авырып хастаханәдән чыккан һәр унынчы Британия кешесенең йөрәгенә зыян килүе ачыкланган.
Коронавирус белән чирләгәннән соң кабат аякка басып бетү өчен бер ел чамасы вакыт кирәк, ләкин алар беркайчан да тулысынча сәламәт булмый, диелә хәбәрдә.