Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 июнь 2020, 14:32

Ибрайлыларның үз ФАПы булачак

Иске Ибрай авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырыла башлады, анда Ибрай авыл советы халкына хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар булдырылачак.

Яңа ФАП проекты барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры килә. Аны кирәкле инструментлар һәм җиһазлар (шул исәптән дефибриллятор, электрокардиограф) белән комплектлыйлар, ул пациентларны фельдшер, акушерка һәм табибларның күчмә бригадалары кабул итүне алып барырга булышлык итәчәк. Монда фельдшер кабинеты, карау, процедура, пациентлар өчен көтү урыны, хуҗалык блогы, санузел, кайнар һәм салкын су булачак. Медицина пунктын төзү быел ук тәмамланачак.
Д.Андреев әзерләде.
Читайте нас: