Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 июль 2020, 17:56

Мәтрүшкә

Мәтрүшкә элек-электән шифалы үсемлек саналган

Мәтрүшкә элек-электән шифалы үсемлек саналган. Июль-август айларында җыелган һәм кышкылыкка коры, җил йөри торган урында киптереп куелган мәтрүшкәне яңасы өлгергәнче файдаланырга була. Яфраклары, чәчәкләре бергә уылган мәтрүшкәне салкын тидергәндә, ютәлләгәндә кулланалар. Чәй кебек пешереп, сөт кушып, бал белән эчәләр дә төренеп яталар.
Мәтрүшкә төнәтмәсе үзәк нерв системасын тынычландыра, ашкайнату, бронх һәм тир бизләренең организм өчен кирәкле матдәләр бүлеп чыгаруын, эчәкләрнең эшчәнлеген көчәйтә, авыртуны бетерергә күпмедер йогынты ясый. Халык медицинасында мәтрүшкә төнәтмәсе ревматизм, паралич вакытында, баш, эчәкләр авыртканда кулланыла. Авыз эче, йоткылык, тамак ялкынсынганда, балаларда бума ютәл булганда мәтрүшкә төнәтмәсе эчәләр.
Читайте нас: