Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 июль 2020, 18:52

Ни өчен пневмония белән авыручылар арта?

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Галина Пермина моңа аңлатма бирде.

Белгеч әйтүенчә, хәл тикшерүләр артуы белән бәйле.
– Гыйнвар-июнь айларында үсеш күзәтелде. Ләкин ул критик дәрәҗәдә түгел. Июльдә дә үсеш күзәтелә. Яңа вирус безнең көнкүрешкә керде. Ләкин диагностикага караш та үзгәрде. Әлеге кебек томографларда күпләп тикшерү бездә беркайчан да булмады. Коронавирусны ачыклау, авыруны күрми калмау өчен тикшерү үткәрелә. Шуңа күрә башка авырулар да ачыклана. Статистика күрсәткечләре буенча, тикшерүләр лаборатор пневмонияләрне, микс инфекцияләрне, башка инфекция чыганакларын ачыклый.
Элек без сайлап кына тикшергән булсак, хәзер пневмониянең барлык төрләре тикшерелә. Шуңа күбрәк ачыклана да, – дип белдерде Галина Пермина “Россия” медиаүзәгендә үткән матбугат конференциясендә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Ni-chen-pnevmoniya-bel-n-aviruchilar-arta-382211/
Читайте нас: