Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 июль 2020, 16:05

Коронавирусны балалар җиңел кичерәме?

Геннадий Онищенко шул хакта сөйләде

Русиянең элекке баш санитар табибы Геннадий Онищнко РИА Новостига биргән интервьюсында коронавирусның гриппта булмаган үзенчәлекле билгеләрен атады.
Аның сүзләренчә, бу билгеләр — тын алу авырлашу, ис һәм тәм сизү сәләте югалу. Аннары, COVID-19ны йоктырган пациентларда беренче чиратта үпкәләре белән проблемалар килеп туа, мәсәлән, интоксикация, ютәл. “Кеше сатурацияне югалта, аның каны кислород белән баетылмый, нәтиҗәдә аның тыны кысыла”, — дип аңлата Онищенко.
Гриппта да ис тою сәләте начараерга мөмкин. Шулай да, тулысынча ис тоюны COVID-19ны йоктырган авырулар гына югалта. Онищенко кешеләрнең өлкәнрәк булган саен чирне катлаулырак кичерүен дә белдерде. Балалар вируска әллә ни бирешеп бармый, ди ул. “Ә грипп хакында сүз алып барсак, анда киресенчә, балалар өлкәннәр белән беррәттән чирне авыр кичерә”, — диде.
Онищенко грипп һәм кискен респиратор авыруларда чир тизрәк үсешә, инкубацион чор 7 көнгә кадәр тәшкил итә дип аңлата. Ә коронавирус белән хәлләр башкачарак: инфекция өчен 12, 13 һәм 14нче көннәр иң кискеннәре дип исәпләнә.
Читайте нас: