Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 август 2020, 17:32

“Тәм тою, ис сизү – зур бәхет икән”

Татарстанның атказанган артисты, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина гаиләсе “кәбисә елы сынавы” аша узган: ире, үзе һәм өч баласы чирләгән

“Пандемия чорында куелган барлык таләпләрне, кагыйдәләрне катгый үтәдек, югыйсә. Әмма кинәт кенә олы улыбыз Саматның температурасы күтәрелде. Башта моңа артык игътибар бирмәдек. Дүртенче көнгә ис-тәм тоймый башлагач, борчыла башладым. Бөтен гаилә белән вируска каршы дарулар, С һәм Д витаминнары эчтек, профилактик чаралар күрергә тырыштык. Самат рәтләнә генә башлагач, инде минем температурам күтәрелде. Коронавируска мазоклар алдылар. Ул "тискәре" нәтиҗә күрсәтте. Ләкин үпкәләргә компьютер томографиясе ясаткач, Саматның үпкәсе 35 процентка зарарланган булып чыкты. Минем үпкәне чиста дип күрсәтте. Тик миндәге билгеләр нәкъ Саматныкы кебек иде. Аннан соң кызыбыз Әлфия авырый башлады. Шул ук көнне ирем Марат хәлсезләнде. Аның үпкәсе 50 процентка зарарланды. Бер-ике көннән уртанчыбыз Фәрхәд тә безгә кушылды... Бүгенге көндә Аллага шөкер, балалар терелде. Миңа һәм иптәшемә вирус белән көрәшергә кыенрак. 30дан соң бу чирне кичерү авыр икән,” – дип сөйләгән җырчы “Шәһри Казан” журналистына.
“Тәм тою, ис сизү – зур бәхет икән. Элек без моңа бөтенләй игътибар бирмәгәнбез. Һәрнәрсәнең кадере артты. Бәлки, ул вирус кешеләргә "уяну", "аңга килү" өчен "җибәрелгәндер", – дигән нәтиҗә дә ясаган ул.
Чыганак һәм фото: Матбугат.ру
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/T-m-toyu-is-siz--zur-b-het-ik-n-393803/
Читайте нас: