Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 август 2020, 18:07

Пневмококка каршы

Профилактика прививкалары календаре кысаларында Русия субъекты бюджеты исәбенә 2—5 яшьләрдәге балаларга һәм хәвеф төркеменә керүче олыларга (хәрби хезмәткә чакырылучылар, хроник үпкә чире белән авырган 60 яшьтән өлкәнрәкләр, социаль хезмәтләндерү оешмаларында яшәүче хезмәт яшеннән олыраклар) пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация ясалырга тиеш

2020 елда пневмококк инфекциясенә каршы халыкка вакцина ясау планы (16.07. 2020 елдагы үзгәрешләр белән) 93 800 кеше тәшкил итә. Шуларның 43800 — балалар булса, 50 меңе—олылар. Ревакцинация планы — 40500 бала.
Бүгенге көнгә пневмококк инфекциясенә каршы халыкка вакцина ясауның билгеләнгән күләме 57,9 проценты үтәлгән. Планга ярашлы киләсе отчет —10 августта. 15 августта исә вакцина ясауны төгәлләү планлаштырыла. Бу исә 2020 елга билгеләнгән күләмнең 100 проценты дигән сүз.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Pnevmokokka-karshi-397130/
Фото: clinicaladvisor.com
Читайте нас: