Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 август 2020, 18:41

«Кызыл Хач»тан бүләк

"Кызыл Хач" хезмәткәрләре «Без бергә» Бөтенрусия үзара ярдәм акциясе кысаларында Талбазы үзәк район дәваханәсенә "Ритм 100" ИВЛ (үпкәләрне ясалма вентиляцияләү) портатив аппаратын тапшырдылар.

- Прибор поликлиниканың беренче катында ашыгыч ярдәм бүлмәсендә урнаштырылды. Ул күчмә булганга күрә, безнең ашыгыч ярдәм бригадалары пациентның сулыш алу функциясе бозылган очракларда аны чакыруларга ала алачаклар, - дип билгеләде Талбазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Виталий Тарасов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ИВЛ аппараты үзебезнең илдә җитештерелгән. Ул тавышлы хәбәр итү системасы һәм уңайлы интерфейс белән җиһазландырылганлыктан, персонал аның белән махсус әзерлексез эшли ала.
Читайте нас: