Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 август 2020, 13:21

Татарстанда тәне пешкән малайга тугыз операция ясаганнар

Балалар республика клиник дәваханәсе табиблары тырышлыгы белән малайның гомерен саклап калганнар

28 майда Әлмәт районындагы Ирекле авылында бәхетсезлек очрагы була. Шул вакытта бер баланың тәненең 85 проценты ялкын утына пешә. Табиблар аңа тугыз операция ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ашыгыч ярдәм табиблары имгәнгән баланы Әлмәт шәһәренә «Татнефть» медицина-санитария частенә алып килә. 29 майда аның хәлен стабильләштерәләр һәм санавиация ярдәмендә Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр.
Баланың хәле авыр була. Аңа тугыз операция ясыйлар, тән тиресен чистарталар. Бер ай дәвамында тырыша торгач. табиблар бу баланы «теге дөньядан кире алып кайтты», диелә бу хәбәрдә.
3 июльдә малайны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер ул реабилитация уза.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/15-08-2020/tatarstanda-t-nene-85-protsenty-peshk-n-malayga-tugyz-operatsiya-yasagannar-5763796
Читайте нас: