Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 август 2020, 17:45

Мәктәпләрдә туклануның балалар сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнәчәкләр

Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республикада «укучылар сәламәтлеге паспорты» программасы эшләнде, дип хәбәр итте сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.

Сүз укучылар рационына йод һәм микроэлементлар белән баетылган продуктларны кертү, балаларның сәламәтлеге торышы һәм динамикасы турында бара. Проектны Башкорт дәүләт медецина университеты ярдәме белән берничә районда гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан субсидияләр 2020 елда – 778 млн. сум, 2021 һәм 2022 елларда 1,8 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Беренче смена һәм икенче смена өчен төшке аш бәясе 55 сум тәшкил итәчәк. 5-11 сыйныф укучыларының ташламалы категорияләре өчен туклану бәясе дә шундый ук суммага кадәр артты.
Мәктәпләрне массакүләм туклануны тәэмин итүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән: азык – төлек блогларын җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм аларны ремонтлауга 164 млн.сум, аз комплектлы мәктәпләрдә балаларны тукландыру өчен шартлар тудыруга 52 млн. сум юнәлдерелгән.
Бердәм меню эшләнгән, шул исәптән кайбер авырулардан җәфа чигүче балалар өчен дә. Туклану сыйфатына карата таләпләр артты, мәктәпләрдә җирле җитештерүчеләрнең продуктлары тәкъдим ителүе артты, дип билгеләп үтте Алексей Гусев.
- Зур акчалар килә – алдагы елларда 2 млрд. сумга якын, - дип ассызыклады регион башлыгы Радий Хәбиров. - Менә ул үзебезнең җитештерүчебез үсешенә этәргеч булып тора. Шуңа күрә мәктәптә туклану сыйфатлы булырга тиеш,- диде ул.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: