Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 август 2020, 16:23

Бал косметикасы

Корт балы косметикада еш кулланыла. Бит һәм муен тиресен тәрбияләүдә балдан эшләнгән маскалар бигрәк тә файдалы

Корт балы косметикада еш кулланыла. Бит һәм муен тиресен тәрбияләүдә балдан эшләнгән маскалар бигрәк тә файдалы: алар тирене баланыкы кебек итеп йомшарта, тукландыра, тонусны күтәрә, биткә саф төс бирә. Баллы маскаларны еш кулланганда, йөздәге җыерчыклар шомарып, сырлар язылып китә.
Берничә рецепт тәкъдим итәбез.
Коры тире өчен.
Әгәр дә биттә, муенда сырлар барлыкка килә башласа, түбәндәге маска бик файдалы. Изелгән йомырка сарысына бер аш калагы бал салып бутарга да15-20 минутка биткә сыларга кирәк. Азак бүлмә температурасындагы су белән юып төшерергә. Атнасына 2-3 тапкыр даими рәвештә эшләргә.
Коры һәм уртача корылыктагы тире өчен.
100 г бал, 25 мл спирт, 25 мл кайнаган судан яки 100 г балга бер лимон яисә 100 мл каен җиләге суты кушып эшләнгән маска да коры, уртача тирегә файдалы. 15 минуттан соң битне җылы су белән сабынсыз юарга.
50 г ак онга бер йомырканың агын һәм бер чәй калагы бал салып бутарга. Килеп чыккан катнашманы биткә сыларга да, 15 минут тотканнан соң, җылы су белән юарга кирәк.
Уртача тире өчен.
Ике аш калагы онга бер йомырканың агын, бер чәй калагы бал салып, нык итеп бутарга. Камырга ошаган бу катнашманы биткә, муенга сылап 10-15 минут тотканнан соң, җылы су белән юып төшерергә.
Майлы тире өчен.
Бу очракта бал белән кыргыч аша үткәрелгән яңа эремчекне кушып маска эшлиләр. Аның өчен бер аш калагы эремчек һәм ярты чәй калагы бал салып бутыйлар да биткә сылыйлар. 20 минуттан соң җылы су белән сак кына юып алалар. Эремчекнең җиңелчә әчелеге тирене тарттыра, аны сафландырып, матурлап җибәрә, ә аксымы белән бал тирене тукландыра, тонусын күтәрә, аңа сәламәт төс бирә.
Читайте нас: