Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 август 2020, 18:46

Табибларга ярдәмгә - грант

Быел яз республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды иҗтимагый әһәмияте булган программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга грантлар бирүгә конкурс үткәрде

Быел яз республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды иҗтимагый әһәмияте булган программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга грантлар бирүгә конкурс үткәрде.
Җиңүчеләрнең берсе "Башкортстан Республикасының медицина палатасы" булды. "Медицина персоналын һөнәр буенча эшли башларга әзерләү һәм аккредитациягә өйрәтү" проектын гамәлгә ашыру өчен оешма республика Башлыгының 700 мең сум күләмендәге грантын алды.
Медпалата рәисе Дамира Сабирҗанова, проектның максаты - медицина хезмәткәрләренә сертификациядән аккредитациягә күчүдә ярдәм итү, дип белдерде.
Билгеле булуынча, медицина хезмәткәрләре өчен мотлак аккредитацияләүгә күчү башланды. Тәҗрибә күрсәтүенчә, аккредитация үтүчеләр төрле авырлыклар белән очраша. Бүгенге көнгә табибларга ярдәм итүче яхшы тәҗрибә тупланган. Аккредитация 3 этапта үтәчәк.
"Яңа коронавирус инфекциясе кешелекне табиб һөнәренең никадәр мөһим икәнлеген искә төшерергә мәҗбүр итте. Медиклар вируска каршы көрәштә алгы сызыкта бара. Киләчәгебез нәкъ аларның һөнәри осталыгына бәйле. Проектны бәяләүче Фонд экспертларының медицина хезмәткәрләре өчен аның мөһимлегенә ышануына шатбыз. Грант ярдәмендә медиклар түләүсез укырга һәм аккредитациягә әзерләнергә мөмкинлек алачак", - диде республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды генеральный директоры Люция Юлыева.
Проект буенча 200дән артык медицина хезмәткәре аккредитация үтүнең теоретик өлеше һәм гамәли тәҗрибәсен өйрәнәчәк.
Фото: ru.depositphotos.com
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Grant-tabiblarga-yard-m-it-ch-k-427402/
Читайте нас: