Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2020, 11:28

Җитен орлыгы витаминнарга бай

Аны хәзер һәр магазинда, даруханәләрдә табарга була.

Бу файдалы орлыкларда цинк, тимер, селен, А,В,Е,F витаминнары бар. Нейроннар, кан тамырлары сәламәтлеген, организмны ныгыту өчен аларның файдасы күп. Көндәлек рационга җитен орлыкларын кертү сезне инсульт, инфаркт чирләреннән, тромблардан коткарыр, диабетны искәртер, организмнан мәкерле гельминтларны куып чыгарыр. Чәчләрегез куе булып үсәр, тырнакларыгыз матурланыр, тирегез тазарыр.
Орлыклар фолий һәм туендырылган кислоталарга бай. Мондый хазинә бары балыкта гына бар. Бер калак кына ашасагыз да, сәламәтлек файдасын сизәрсез. Аны камырга кушырга да, бизәргә дә, яшелчә салатына салырга да мөмкин.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: