Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 сентябрь 2020, 18:14

Яман шеш авыруларының 95 процентының уртак сәбәбе билгеле

Организмда хроник ялкынсыну яман шеш күзәнәкләре үсешенә китерә

Яман шеш авыруларының сәбәбе 95 процент очракта хроник ялкынсыну процесслары була. Бу турыда хирург-онколог Иван Карасевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Хроник ялкынсыну булса, күзәнәкләр бер-берсенең өстенә катлап урнаша. Шул чакта күзәнәкләр үсешенең тәртибе бозыла, яман шеш барлыкка килә», — ди табиб.
Яман шеш барлыкка китерә торган тагын бер шарт — даими рәвештә кызыл ит, колбаса, ысланган ризыклар һәм башка эшкәртелгән азык-төлек ашау. «Аларны эшкәртү вакытында калын эчәклек стенасына йогынты ясый торган икенчел үт кислоталары барлыкка килә», — ди табиб.
Табиб аңлатканча, бу кислоталар эчәкнең ялкынсынуына китерә торган ярсыткыч ролен башкара, нәтиҗәдә шеш үсү куркынычы шактый арта.
Җентеклерәк:https://intertat.tatar/news/questions_answers/02-09-2020/yaman-shesh-avyrularyny-95-protsentyny-urtak-s-b-be-bilgele-5767669
Читайте нас: