Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 сентябрь 2020, 01:24

Иң яхшы саклану чарасы – вакцина ясату

Быел гриппның нинди формада узачагын белгечләр үзләре дә төгәл әйтә алмый.

Коронавирус аркасында ике инфекция бергә кушылырга да мөмкин, диләр. СOVID 2019 катыш ОРВИ: шуңа да гриппның катлаулы узуы бар.
Гриппка каршы вакцина ясату ни өчен кирәк? Аны кемнәргә бушлай ясаячаклар?
СOVID 2019 – тулысынча өйрәнелмәгән вирус. Шуңа да быел грипп коронавирус белән катыш булса, бу авыруны дәвалау катлаулы булырга мөмкин. Авыруны кисәтү өчен гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш итәбез. Саклану чарасы буларак вакцинаны алыштырырдай ысул юк. Вакцина бушлай ясала. Беренче чиратта, авыру ияртү куркынычы зур булган кешеләргә: балалар бакчасына йөрүче сабыйларга, 1-11 сыйныф укучыларына, студентларга, халык белән эшләүче һөнәр ияләре: транспорт, мәгариф, социаль яклау, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, хроник авырулары булганнарга, 65 яшьтән узган өлкәннәргә вакцина каралган.
Ә кемнәргә вакцина ясатырга ярамый
Шуны да истә тотарга кирәк, прививка ясату һәр кеше өчен ирекле. Әгәр кеше вакцина кадатырга уйлаган икән, башта табиб аны тикшерергә һәм прививка ясату-ясатмауны хәл итәргә тиеш. Авырганда, тән температурасы югары булганда, хроник авырулар көчәйгән вакытта, тавык йомыркасының агына аллергия күзәтелгәндә гриппка каршы прививка ясатырга ярамый.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/sovid-katysh-gripp-yaki-saklanuny-i-ybt-yuly-vaktsina-yasatu
Читайте нас: