Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 сентябрь 2020, 17:54

Иртәнге якта ач булыгыз!

80 яшьлек хирург Лео Бокерия иртәнге ашны дошманга бирергә куша

"Иртәнге ашны дошманга бир, төшке ашны капкалап ал, кичен рәхәтләнеп аша, ә аннары — физкультура!" — ди танылган кардиохирург, профессор.
Әлбәттә, бу гадәти булмаган киңәш күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк, тик Лео Бокерия үзе менә инде 20 ел шушы принцип буенча яши.
Мәскәүдәге Бакулев дәваханәсен җитәкләүче 80 яшьлек табиб бу хәйләне Америка коллегаларыннан күрүен белдерә. Аның күзәтүләре буенча, күп кенә озак яшәүчеләр нәкъ менә шушы көн тәртибенә таяна.
“Мин "винист", "коньякист", "шампанист" идем, — дип сөйли Лео Бокерия РЕН ТВ телеканалына биргән интервьюсында. — Тик бергә эшләгән чит ил хирургларының иртән кечкенә генә чашкада кофе эчүенә игътибар иттем! Аннары төшке ашка чәй белән бутерброд капкалап алалар, ә кич белән тулысынча тукланып, бассейнга баралар”.
Бокерия барлык мөһим эшләрне иртән ач ашказанына башкару яхшырак, ә менә иртән спорт белән үз-үзеңне җәфаламаска кирәк, дип саный.
“Физик активлык калган энергияне бетерү өчен кичен файдалы һәм тынычлап йокларга да була”, — ди билгеле табиб.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Irt-nge-yakta-ach-buligiz-445422/
Читайте нас: