Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2020, 16:44

Грипп һәм COVID-19 белән бер үк вакытта зарарлану үлем белән тәмамланырга мөмкин

Коронавирус һәм грипп белән бер үк вакытта авыру кеше өчен куркыныч булырга мөмкин.

Бу хакта югары категорияле табиб-оториноларинголог Владимир Зайцев кисәтте.
Ул грипп пневмониягә кадәр катлауланырга һәм йоткылык, бронхлар һәм үпкәләргә бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, дип искәртте. Коронавирус исә күпчелек очракта бронхологик авыру булып тора.
Ике вирус кушылган очракта йөрәк-кан тамырлары авырулары, хәтта берничә органда җитешсезлек барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, үлем куркынычы да бар.
"Нәтиҗәдә, кеше ике бик күңелсез һәм куркыныч хәл ала, организмга икеләтә кыен — һәм аларның һәркайсы, ким дигәндә, ике ноктага суга», — дип сөйләде Зайцев.
Берьюлы ике инфекция белән зарарлану йоткылыкта авырту, ютәл, тын кысылу кебек билгеләр барлыкка килергә мөмкин.
Эксперт фикеренчә, ул көчсез, өлкән һәм аз хәрәкәтчән кешеләр өчен куркыныч. Организмга инфекцияне үтәргә яхшы йокы һәм спорт әзерлеге ярдәм итәчәк.
Табиблар раслаганча, гриппка һәм коронавируска каршы прививкалар арасында бер ай узарга тиеш.
Россия гражданнарын соңгысы белән вакцинацияләү ноябрь-декабрь айларында башланачак, дип билгеләп үтте РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
1 сентябрьдән илдә гриппка каршы вакцинация башланды. Ул барлык төбәкләрдә дә үткәрелә, прививкалар ясау өчен иң кулай вакыт булып сентябрь аеннан ноябрьгә кадәр чор тора. Процедура бушлай, үзең белән паспорт булырга кирәк, теркәлү урыны әһәмияткә ия түгел.
Грипп һем пневмококок инфекциялеренә вакцинация республика поликлиникаларында бара инде.
Безнең сәламәтлек - безнең кулларда! Прививка ясатыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
iz.ru и aif.ru к материаллары буенча.
Читайте нас: